news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама укучылары үз белемнәрен ил күләмендә раслады

35 нче лицей укучылары "Брейн-ринг" һәм "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уеннарының Россия чемпионатында катнаштылар.

Түбән Кама укучылары үз белемнәрен ил күләмендә раслады
tat.e-nkama.ru

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). 35 нче лицейның Виктор Белоусов җитәкчелегендәге укучылар командасы "Брейн-ринг" һәм "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уеннарының Россия чемпионатында катнаштылар. Бүген аларны район җитәкчеләренең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә тәбрикләделәр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ярышлар Казанда узды, анда барлыгы 75 команда катнашты. Илкүләм этапка чыгу өчен, түбәнкамалылар уенның төбәк этабында катнашып, бронза һәм көмеш медальләргә лаек булдылар һәм, нәтиҗәдә, Россия чемпионатына юллама алдылар, чемпионатта илнең 26 төбәгеннән 500 дән артык укучы катнашты.

 "Чемпионат нәтиҗәләре буенча, Түбән Кама егетләре һәм кызлары, үзләренең педагоглары Виктор Николаевич белән берлектә, 28 нче урынны яулап, 30 команда арасына керделәр, - диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot