news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама укучылары әниләр турында татар телендә сәнгатьле итеп шигырьләр укый

Түбән Кама укучылары әниләр турында татар телендә сәнгатьле итеп шигырьләр укый

(Түбән Кама, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Наталья Реджеп-Алиева). Түбән Кама шәһәрендә “Беркайчан да әни, картайма!” дигән исем астында татар телендә сәнгатьчә укучылар конкурсының беренче туры узды. Анда 4-11 сыйныфларда белем алучы 120 бала катнашты.

Конкурсантлар өч яшь төркеменә бүленгән иде. Танылган татар шагыйрьләренең шигырьләрен укучылар шәһәр балалар иҗат үзәге сәхнәсеннән сөйләде. Нәтиҗәдә, жюри карары нигезендә, 50 бала конкурсның икенче турына үтте. Җиңү өчен көрәшне алар 16 ноябрь көнне дәвам итәчәк. “Беркайчан да әни, картайма!” конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 23 ноябрьдә узачак. Бу көнне иң сәләтле сәнгатьчә укучылар ачыкланыр дип көтелә. Аларга Мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Конкурс Түбән Кама балалар иҗат үзәге методистлары башлангычы белән оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100