news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама укучылары инглиз телен яхшы белүләрен күрсәтте

35 нче гимназия укучылары – “Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз” дигән республика фестивале лауреатлары

(Түбән Кама, 8 февраль, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама укучылары Казанда узган “Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз” дигән республика фестивале лауреатлары арасына керде.
34 нче гимназиядә белем алучылар “Җыр” номинациясендә өченче урынны яулады, аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Яшүсмерләр шулай ук конкурсның йомгаклау гала–концертында Түбән Кама данын яклаячак.
Түбән Кама муниципаль районында “Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз” фестиваленең сайлап алу турлары узган елның ноябрендә үтте. Анда урта сыйныфларда белем алучы 200 дән артык укучы катнашты. Нәтиҗәдә, 5 белем учагы командасына республика конкурсында катнашу бәхете елмайды, алар арасында гимназиядә укучылар иң яхшылар рәтенә керде.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100