Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама укучылары ике тоннага якын тотылган батарейка җыйган
Әлеге батарейкалар кабат эшкәртү өчен Чиләбенең «Мегаполисресурс» заводына озатылачак.
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Түбән Кама мәктәпләре арасында тотылган батарейкаларны җыю буенча конкурс тәмамланды. Акцияне Татарстан Экология министрлыгы, «Дюрасел Раша компаниясе, «Гринта» төбәк операторы оештырган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
1 апрельдән башлап, ике ай дәвамында укучылар тотылган батарейкаларны махсус боксларга - «Дюрасел Раша» компаниясе биргән контейнерларга җыйган. Әлеге батарейкалар кабат эшкәртү өчен Чиләбенең «Мегаполисресурс» заводына озатылачак.
«Гринта» генераль директоры Светлана Ярлыченко әйтеп узганча, әлеге чара балаларда табигатькә һәм икенчел чималга сакчыл мөнәсәбәт булдыруга ярдәм итә.
Түбәнкамалылар уртак көч белән 1 700 килограмм батарейка җыйганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз