news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама укучылары Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре турында инша яза һәм рәсем ясый

Түбән Кама укучылары Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре турында инша яза һәм рәсем ясый

(Түбән Кама, 5 октябрь, “Татар-информ”, Наталья Реджеп-Алиева). Түбән Камада укучылар арасында иң яхшы инша һәм рәсем буенча республика ведомствоара конкурсы башланды. 9-11 сыйныф укучыларына рус һәм татар телендә “Мин балигъ булмаганнар эшләре буенча заман инспекторын ничек күзаллыйм”, “Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары кичә, бүген, иртәгә”, “Участок милициясе нинди булырга тиеш”, “Террорчылык һәм кеше куркынычсызлыгы” һәм “Мин тикшерүче булырга телим” темаларына инша язарга тиеш. 1-8 сыйныфта укучылар рәсем конкурсында катнашачак.

Түбән Кама укучыларының иң яхшы 8 инша һәм рәсеме конкурсның республика этабына җибәреләчәк. Жюри октябрь уртасында йомгак ясый. Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алачак. Республика конкурсының бүләк фонды 45 мең сум тәшкил итә. Бүләкләү тантанасы Татарстан республикасының Эчке эшләр министрлыгында булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100