news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама укучылары берьюлы ике турнирда призлы урыннар яулады

Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Бөтенроссия ярышларында призлы урыннар яулады

(Түбән Кама, 26 февраль, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Бөтенроссия ярышларында призлы урыннарга лаек булды.
Ижауда узган ирекле көрәш турнирында чыгыш ясап, Түбән Кама вәкилләре берьюлы өч медаль яулады. 28 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә Вугар Ибраһимов – алтын, аның белән бер клубта шөгыльләнүче Али Шахламазов һәм Айдар Харрасов бронза медаль белән бүләкләнде.
Чабаксарда узган бокс буенча ачык беренчелектә түбәнкамалыларга янә бәхет елмайды. Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Чуашстаннан шулай ук өч медаль алып кайтты. 36 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә Роберт Дәүләтшин беренче урынга лаек булса, Динар Нуриев һәм Булат Әгъләмов үз төркемнәрендә икенче урынны алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot