news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама укучылары Абдулла Алиш әкиятләрен инглиз теленә тәрҗемә итте

Милли колоритны саклау өчен яшүсмерләр гаять зур эш башкарды

(Түбән Кама, 14 гыйнвар, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама укучылары үзләренең педагоглары белән Абдулла Алиш әкиятләрен инглиз теленә тәрҗемә итте. Милли колоритны саклау өчен яшүсмерләр гаять зур эш башкарды – татар язучысының туган җирендә, әдип үз әсәрләрен язган урыннарда булды.
Хәзерге вакытта яшь тәрҗемәчеләр булачак китапны бизәү белән мәшгуль – аның тышлыгының берничә варианты эшләнгән инде, басманы бизәячәк рәсемнәр сайлыйлар. Әмма укучылар бер проблема белән очрашты – китапны бастырып чыгарырга акча юк.
Искәртеп узабыз, Абдулла Алиш әкиятләренең татарчадан инглиз теленә тәрҗемә ителгәне юк иде әле. Түбән Кама укучылары бу эшне беренчеләрдән булып башкарып чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot