Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама туучылар саны буенча республикада дүртенче урында тора
2019 елның беренче алты аенда Түбән Камада 1404 сабый туган.
(Казан, 7 июль, "Татар-информ"). Агымдагы елның беренче яртысына Түбән Кама муниципаль районында туучылар саны 1000 кешегә 5,1 бала тәшкил иткән. Бу республика буенча уртача күрсәткечкә туры килә, Түбән Кама туучылар саны буенча Казан, Чаллы һәм Әлмәттән соң дүртенче урында бара. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Кызганычка, туучылар саны бөтен ил буенча кими. Соңгы өч елда ул мең кешегә 12,9 туучыдан 10,9 га кадәр төшкән. Иң югары күрсәткечләр – көньяк республикаларда, анда туучылар саны 1000 кешегә 20 бала тәшкил итә.
"Россия буенча туучылар саны кимү 90 нчы еллардагы "демографик упкын" белән аңлатыла", - ди Түбән Кама ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина.
2019 елның беренче алты аенда Түбән Камада 1404 сабый туган. Район җирлегендә иң күп туучылар 1987 елда булган, ул елда 12 ай эчендә Түбән Камада 5153 бала дөньяга килгән. Ә туучыларның иң аз саны - 1995 елда, ул елда 2560 бала туган.
Ведомство җитәкчесе билгеләп узганча, балаларның 15 проценты никахсыз туган. Шуларның яртысыннан артыгының туу турында таныклыгында атасы исеме теркәлгән. Бэлла Махотина искәртүенчә, бала туйга кадәр туган икән, гәрчә әлеге пар гаилә корса да, ата булуны билгеләү буенча махсус процедура үтү кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз