news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә бернинди буран да куркыныч түгел

Түбән Кама торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә бернинди буран да куркыныч түгел

(Түбән Кама, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Наталья Реджеп-Алиева). Кичә көннең икенче яртысы дәвамында һәм төнлә белән Түбән Камада ишеп-ишеп кар яуды. Кар катламының калынлыгы ун сантиметрга кадәр җитте.

Катлаулы метеорологик шартларга карамастан, шәһәрнең коммуналь хезмәтләре гадәти режимда эшләде. Түбән Кама магистральләрен кардан арындыруда 14 берәмлек кар җыю техникасы җәлеп ителде. Барлык трассалар да тозлы катнашма белән эшкәртелде. Юл кырыйларына җыелган карны торак-коммуналь хуҗалыгының автотранспорт идарәсе хезмәткәрләре “КАМАЗ” машиналарында шәһәр читендәге махсус полигоннарга чыгара. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең эшне үз вакытында башкаруы нәтиҗәсендә Түбән Кама юлларында авария очраклары бөтенләй күзәтелмәде. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгълүматларына караганда, һава шартларының начар булуы аркасында төнлә бер генә юл-транспорт һәлакәте дә теркәлмәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot