Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама театры Татарстанның атказанган артисты Наил Сәйфетдинов белән хушлашты
Театрның җырчы, гармунчы артисты 60 яшендә вафат булды.
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама татар дәүләт театры Татарстанның атказанган артисты Наил Сәйфетдиновны соңгы юлга озатты. Җәмәгатьчелек театр каршындагы мәйданда актер белән хушлашты.
Театрның җырчы, гармунчы артисты 60 яшендә вафат булды. «Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры коллективы Наил абыйның балаларының, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша», — дип яза театрның матбугат хезмәте.
Сәйфетдинов Наил Шәрипҗан улы 1961 елның 22 сентябрендә Татарстанның Балтач районы Кили авылында туа. 1983 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. 1983-1985 елларда армия сафларында хезмәт итә. 1999 елдан алып бүгенге көнгә кадәр театрда артист булып хезмәт куйган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз