news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама театры Т.Миңнуллинга багышланган фестивальнең вакытын кичектереп торырга җыена

Театр август аенда Туфан Миңнуллинга багышланган “Вакыт кыңгыравы” (“Колокол времени”) дип аталган яңа фестиваль үткәрергә планлаштырган иде.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры бинасында төзекләндерү эшләре башланып китте. “Проект эшләре озаккарак сузылды. Инде анысы булды, хәзер фундаментка тотыналар”, – дип шәрехләде ремонт эшләрен тетарның баш режиссеры Рөстәм Галиев.

Төзекләндерү эшләре озаккарак сузылу сәбәпле, театр быел август аенда планлаштырылган “Вакыт кыңгыравы” (“Колокол времени”) театр фестивален бераз кичектереп торырга җыена.

“Кайчан эшләнеп бетерәсе билгеле түгел. Вакыты сузылса да, иң мөһиме – сыйфаты һәм матурлыгы булсын. Интерьерлары да бик матур булыр кебек – Туфан Миңнуллин исеменә җавап бирерлек театр булачак, – ди Рөстәм Галиев.

Мәгълүмат өчен: Түбән Кама Татар дәүләт драма театры быел август аенда Туфан Миңнуллинга багышланган “Вакыт кыңгыравы” (“Колокол времени”) дип аталган яңа фестиваль үткәрергә планлаштырган иде. “Бу ике төбәкне – Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры булган Түбән Кама шәһәрен һәм Туфан Миңнуллинның туган ягы Кама Тамагын тоташтырган фестиваль булачак”, – дигән иде Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100