news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама театры Чыңгыз Айтматовның әнисенә багышланган спектакль тәкъдим итәчәк

Булачак спектакльнең пьесасын Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла язган.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Түбән Кама театры киләсе сезонда Чыңгыз Айтматовның әнисенә багышлап язылган пьесаны сәхнәләштерергә җыена. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев хәбәр итте.

Булачак спектакльнең пьесасын Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла язган. Әлеге “Нәгыймә” пьесасы “Яңа татар пьесасы” конкурсында Татарстан мәдәният министрлыгының махсус премиясенә ия булган иде. Автор драматургия әсәрен Чыңгыз Айтматовның туган якларында булып кайтканнан соң язган.

Спектакль “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куела. Проект буенча Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрына 6 млн 700 мең сум акча биреләчәк.

Искәртеп үтәбез, быел 12 декабрьдә күренекле язучы Чыңгыз Айтматовка 90 яшь тула. Чыңгыз Айтматовның әнисе татар булу белән язучы татар халкына аеруча кадерле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100