news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама театры 30 еллык юбилеен яңа сәхнәдә бәйрәм итәчәк

Бүгенге көндә Түбән Кама театры бинасында зур ремонт эшләре бара.

Түбән Кама театры 30 еллык юбилеен яңа сәхнәдә бәйрәм итәчәк
Р.Гали, татар-информ архивы

(Казан, 9 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Түбән Кама театры үзенең 30 еллыгын яңартылган бинада каршылаячак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә театр директоры һәм сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев әйтте.

“Хәзер бездә ремонт бара. Иске бинабызга өстәп, яңа тамаша залы салына. Безнең зур һәм кече сәхнәләребез булачак. Яңа бина октябрь-ноябрь аенда ачылыр дип уйлыйбыз. Быел безнең 30 еллык юбилеебыз. Юбилей тантанасы зур кунаклар белән яңа бинада үтәчәк”, - диде театр директоры Рөстәм Галиев.

Театр бинасына ремонт Татарстан Республикасы бюджеты хисабына үткәрелә.

Театрның соңгы ике елда “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында чыгарылган спектакльләре дә яңа сәхнәне көтә.

“Безнең бик күп яңа спектакльләребез әзер. Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов китабы буенча “Калдырма, әнкәй!” спектаклен, Илсөяр Иксанованың журналист язмышына багышланган “ЧП” әсәрен чыгардык, Ркаил Зәйдулланың Чыңгыз Айтматов әнисенә багышланган “Нәгыймә” әсәрен, “Каз канаты” әсәрләрен куйдык – алар барысы да яңа сәхнәдә күрсәтеләчәк”, - диде директор.

  • Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры 1989 елда театр-студия буларак оештырыла. 1997 елда татар драма театры статусын ала. 2007 елда дәүләт театры статусы бирелә. 2012 елда театр күренекле драматург Туфан Миңнуллин исеменә лаек була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100