news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Түбән Кама татар театрының Казанда гастрольләре узачак

^Түбән Кама татар театрының Казанда гастрольләре узачак

(Казан, 9 март, "Татар-информ", Диләрә Рәхимова). 22-27 мартта К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Түбән Кама татар драма театры гастрольләре була, алар 6 спектакль күрсәтәчәк. Гастрольләр тәмамланган көнне, 28 мартта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Түбән Кама театрына 15 ел тулу уңаеннан юбилей кичәсе узачак.

Түбән Кама театрының гастрольләре Казан тамашачыларына Туфан Миңнуллинның "Шулай булды шул" һәм Аяз Гыйлаҗевнең "Яра" спектакльләренең яңача куелышы белән кызыклы булачак. Театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев сүзләренчә, "Шулай булды шул" спектакле көйләре һәм тамашасы белән аерылып тора. Ә "Яра"ны кую өчен эпик әсәр мотивлары буенча сәхнәдә куелышының беренче варианты сайланган, ә камаллылар икенчесе буенча куйган иде. Моннан тыш, рәссам Булат Нәсыйхов башкарган спектакльләрнең сәхнә бизәлеше сизелерлек аерыла.

Шагыйрь Һади Такташ әсәре буенча куелган "Җир уллары трагедиясе" зур кызыксыну уята. 2003 елда Кама аръягы төбәгенең Беренче театраль фестивалендә бу спектакль иң яхшы режиссер һәм актер эшенә бүләкләрне дә кертеп, дүрт номинациядә җиңгән. Татар сәхнәсендә әлеге катлаулы әсәр бары тик 1923 елда атаклы драматург һәм режиссер Кәрим Тинчурин тарафыннан гына куелган.

Моннан тыш, Казан сәхнәсендә Түбән Кама театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев куелышында Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" трагедиясе, Туфан Миңнуллинның "Яшьлек белән очрашу" һәм "Кызлар кызык иттеләр" комедияләре күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100