news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама татар театры яңа юбилей сезонын ача

27 октябрьдә “Үткәннәрне искә алып кичләр утырыйк әле” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узачак һәм Нәбирә Гыйматдинованың әсәре буенча куелган “Бүре каны” спектакле күрсәтеләчәк

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 27 октябрьдә Түбән Кама татар дәүләт драма театры үзенең 20-нче юбилей сезонын ачып җибәрә. Бу көнне “Үткәннәрне искә алып кичләр утырыйк әле” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узачак һәм Нәбирә Гыйматдинованың әсәре буенча куелган “Бүре каны” спектакле күрсәтеләчәк.
Театрның әдәби бүлегеннән алган мәгълүматка караганда, “Бүре каны” спектаклен режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рөстәм Галиев сәхнәләштерә. Спектакльне рәссам Булат Нәсыйхов бизи. Сәхнә әсәренә музыканы Юрий Чаплин яза. Спектакльдә баш рольләрне Татарстанның атказанган артисты Фарил Вафиев, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Фәйхразиева, шулай ук артистлар Сәрия Әхсәнова, Рәис Галиев, Физалия Гыйниятуллина, Гөлгенә Зәйнуллина, Рафил Зәйнуллин, Альберт Ибраһимов, Дилә Карпова, Юрий Павлов һәм башкалар уйныйлар.
Юбилей сезонында милләттәшләребезгә театр артистлары күп кенә премьералар тәкъдим итәчәк. 28-29 октябрьдә тамашачылар Туфан Миңнуллин әсәре буенча “Алпамыш алпавыты” куелышын күрә алачак. Шулай ук 10 ноябрьдә Казанда Ибраһим Абдуллинның “Тиле яшьлек” спектакле премьерасы күрсәтеләчәк. Театр Анатолий Ивановның “Гөнаһлы мәхәббәт өрәге” дроамасын, чуаш драматургы Николай Угаринның “Сөйгәнең кала димиләр” комедиясе белән дә сөендерергә уйлый.
Театр репертуарында Нәбирә Гыйматдинованың “Бүре каны” драмасы, Туфан Миңнуллинның “Син мине күрәсеңме?”, “Кияүле кызлар кияве”, “Шулай булды шул”, “Яшьлек белән очрашу” комедияләре, “Мәдинәм – гөлкәем” драмасы, Рәдиф Сәгъдинең “Сандугач сайрар җир” моңсу драмасы, Мансур Гыйләҗевнең “Яра” драмасы һәм башка спектакльләр урын алачак.
Ноябрь аенда театр Казанда юбилей гастрольләрен уздырырга планлаштыра. 8 ноябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Туфан Миңнуллинның әсәре буенча куелган “Алпамыш алпавыты” комедиясе, 9 ноябрьдә драматургның “Яшьлек белән очрашу” комедиясе, 10 ноябрьдә алда әйтеп үтелгән Ибраһим Абдуллинның “Тиле яшьлек” комедиясе уйналачак. 17 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Түбән Кама театры Нәбирә Гыйматдинованың “Бүре каны” драмасын тәкъдим итәчәк. Соңыннан артистлар Буа, Саба, Кумара, Балтач, Питрәч, Әтнә, Арча район үзәкләренә һәм авылларына гастрольләргә барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100