news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама татар драма театры - Төркиядә

Түбән Камалы артистлар Төркиядә халыкара театр фестивалендә Нәбирә Гыйматдинованың “Бүре каны” әсәрен тәкъдим итәчәк

(Истанбул, 12 апрель, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Түбән Кама татар драма театры Конья шәһәре дәүләт театры тарафыннан үткәрелә торган “Мең сулыш, бер тавыш” дип исемләнгән халыкара театр фестивалендә Татарстан республикасы данын яклаячак. Коллектив чарага хәзерге чор татар язучысы Нәбирә Гыйматдинованың “Бүре каны” әсәре буенча эшләнгән драма белән катнашып, Төркиядә тәүге мәртәбә чыгыш ясаячак. Труппа составында 20гә якын кеше бар. Беренче тапкыр 2008 елда сәхнәгә куелган ”Бүре каны”н Татарстан тышында, Бурятия тамашачылары да тамаша кыларга өлгергән.
“Мең сулыш, бер тавыш” төрки театр фестивале быел бишенче мәртәбә оештырыла. Анда Әзербайҗан, Башкортостан, Болгария, Косово, Казахстан, Кыргызстан, Төньяк Кипр Төрек Җөмһурияте, Македония кебек 10 илдән 400кә якын сәнгать әһеле катнаша. Чара кысаларында 24 театр әсәре тәкъдим ителәчәк. Кайбер театр коллективлары, Конья тышында, Төркиянең башка шәһәрләрендә дә сәхнә алачак. Түбән Кама театр әһелләренең 14 апрельдә, аларның Төркиягә килүе җәһәтеннән Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге оештырган Г. Тукайны искә алу кичәсендә, Истанбулда да чыгыш ясаулары көтелә.
14 апрельдә башланачак V халыкара “Мең сулыш, бер тавыш” төрки театр фестивале 24 апрельдә тәмамланачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot