news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама таможня постына яңа җитәкче билгеләнде

Хәзер әлеге вазифаны моңа кадәр Әлмәт таможня постын җитәкләгән Смелов Евгений Михайлович башкарачак

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар–информ”). Федераль таможня хезмәте боерыгы белән Смелов Евгений Михайлович Татарстан таможнясының Түбән Кама таможня посты башлыгы итеп билгеләнде, дип хәбәр итә Татарстан таможнясының матбугат хезмәте.
Евгений Смелов 1974 елның 5 мартында Әлмәттә туган. “Икътисад һәм хезмәт социологиясе” белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. 1993 елның 15 ноябреннән алып таможня органнарында эшли. Хезмәт юлын Әлмәт таможня постында инспектор булып башлаган, анда җитәкче вазифасына кадәр барлык баскычларны да үткән: 1999 елның 5 маенда әлеге постның башлыгы итеп билгеләнгән.
Е.Смелов II, III дәрәҗә “Таможня органнарындагы хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнгән, таможня хезмәте полковнигы.
Өйләнгән. Ике баласы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot