news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама сусаклагычында яшь ир белән хатын суга бата язган

Коткаручылар, аларны яр буена алып чыгып, табибларга тапшырган.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Түбән Кама сусаклагычында ир белән хатын һава тутырылган матраста суга бата язган. «Татар-информ» агентлыгына бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 112 бердәм номерына йөк порты һәм «SunDale» пляжы арасында кемнеңдер суга батуы турында хәбәр килгән.

Урынга шунда ук 56нчы янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре, 6нчы зона янгын-коткару бүлегенең  дежур сменасы, шулай ук табиблар һәм Суда батучыларны коткару җәмгыяте вәкилләре юл тоткан.

Коткаручылар, аздан гына суга батмый калган 26 яшьлек ир белән 29 яшьлек хатынны яр буена алып чыгып, табибларга тапшырган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot