news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама студентлары Яшьләр бердәмлеге көнен билгеләп үтте

Түбән Кама студентлары бүген Башлап юл салучылар аллеясын тәртипкә китерергә чыкты. Әлеге акция Яшьләр бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелә

(Түбән Кама, 24 апрель, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама студентлары Яшьләр бердәмлеге көнен киң колачлы өмәләр белән билгеләп үтәргә карар кылды. Бүген шәһәрнең төрле югары уку йортларында белем алучылар Лесная урамындагы Башлап юл салучылар аллеясын кыш буе җыелган чүп-чардан арындыра.
50гә якын студент яшь агачлар утыртылган территорияне генә түгел, тулы бер комплексны үз эченә алган чишмәне дә тәртипкә китерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot