Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама спортчысы Смоленскида Россия беренчелегендә җиңү яулады
Семен Манаков каршылыклар аша 60 метр арага йөгергән.
(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Смоленскида Россия беренчелеге ярышлары узды. Түбән Кама спортчысы Семен Манаков каршылыклар аша 60 метр арага йөгергән, дип яза районның “Нижнекамская правда” газетасы.
Җиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт остасы Сергей Манаковның улы, спорт остасына кандидат Семен Манаков финалда 7,91 секунд нәтиҗә күрсәтте.
Татарстан егете Европада аннан бер яшькә өлкәнрәк спортчылар ирешкән иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен кабатлады.
15 яшьлек Семен «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнә. Тренерлары – Владимир Быков һәм Олег Пермяков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз