news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама спортчысы Мароккода дзюдо буенча дөнья чемпионаты призеры булды

Ярышта Франция, Бразилия, Италия, Германия һәм Россия җыелма командалары катнашты.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама спортчысы Рөстәм Фәйзрахманов 10-13 октябрьдә Марокконның Марракеш шәһәрендә узган ветераннар арасында дзюдо буенча XI дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел ветераннар чемпионатына дөньяның 48 иленнән 30 яшьтән алып 79 яшькә кадәрге 850 дән артык спортчы килде.

Биредә Франция, Бразилия, Италия, Германия һәм Россия җыелма командалары бар иде. Россияне 44 спортчы тәкъдим итте. Россия җыелма командасы вәкилләре арасында Түбән Каманың «Нефтехимик» спорт клубында тәрбияләнүче, Түбән Кама районы башлыгы ярдәмчесе Рөстәм Фәйзрахманов та чыгыш ясады. Сәфәрдә аны тренер Александр Носов озата йөрде.

Түбән Кама спортчысы быел катнашучыларның бик көчле составы булуын әйтте. Үз яшендәгеләр категориясендә ул финалга чыга алды. Аның көндәше ике тапкыр Олимпиадада катнашкан, гамәлдәге спортчылар арасында дөнья чемпионаты призеры иде. Көрәшнең беренче яртысында түбәнкамалы өстенлекне саклады, әмма икенчесендә имгәнде һәм көндәшен җиңә алмады.

Нәтиҗәдә, Рөстәм Фәйзрахманов мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100