news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама спортчысы Илдус Гиниятуллин «Сөннәт» көрәшендә беренче урынга лаек булды

Казанда узган грэпплинг буенча Изге Рамазан кубогы ярышында Дәгыстан көрәшчесе машина отты.

Түбән Кама спортчысы Илдус Гиниятуллин «Сөннәт» көрәшендә беренче урынга лаек булды
Гөлия Хәсбиуллина

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Кичә Казанда «Ак Барс» көрәш сараенда грэпплинг буенча Изге Рамазан кубогы ярышында «Сөннәт» көрәше җиңүчесе билгеле булды.

Әлеге ярышта Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән спортчылар үзара көч сынашты. Төп бүләк — машинаны Дәгыстан көрәшчесе Руслан Абдулаев алды.

Ярышның тантаналы өлешендә ТР спорт министры Владимир Леонов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин, Дәгыстан Республикасының физик культура һәм спорт министры Сәҗид Сәҗидов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөтенроссия грэпплинг федерациясе президенты Ризван Бочкаев, ТР грэпплинг федерациясе президенты Радик Абдрахманов катнашты.

ТР спорт министры һәм Дәгыстан Республикасының физик культура һәм спорт министры арасында хезмәттәшлек хакында килешүгә кул куелды.

«Сөннәт» көрәшен оештыручылар әлеге төр көрәшне хәдисләргә нигезләнгән Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) сөннәте дип аңлатты.

«Сөннәт» көрәшенең башка төр көрәшләрдән нәрсә белән аерылганын спортчы Раиф Вәлиев сөйләде. «Монда бәрү техникасы кулланылмый, имгәнүләр минималь», — дип аңлатты ул.

Раиф Вәлиев үзе өченче урынны яулады. Аның белән бергә Зәлимхан Баймурадов та өченче урынга лаек булды. Икенче урында Әмир Гитинов булды. Беренчелекне Түбән Кама спортчысы Илдус Гиниятуллин алды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100