Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама спортчысы җиңел атлетика буенча ярышларда бронза медаль яулады
Каршылыклар белән 60 метрга йөгерүдә түбәнкамалы өченче урын алды, ул бу араны 8.12 секундта үтте.
(Түбән Кама, 29 гыйнвар, "Татар-информ"). "Нефтехимик" клубы спортчысы Айдар Гыйләҗев җиңел атлетика буенча ярышларда бронза медаль яулады. Ярышлар Оренбургта узды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Халыкара җиңел атлетика федерацияләре ассоциациясе (IAAF) дөнья рекордларын теркәгән дәрәҗәле бөтенроссия ярышлары Мәскәү, Самара, Свердловск, Ленинград өлкәләреннән, шулай ук Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан 250 спортчыны үзенә җыйды.
Каршылыклар белән 60 метрга йөгерүдә түбәнкамалы өченче урын алды, ул бу араны 8.12 секундта үтте.
"Оренбургка соң килдем, хәл җыеп өлгермәдем. Хәзер алга таба хәрәкәт итәбез. Краснодар краендагы ярышларга әзерләнергә кирәк", - диде үз нәтиҗәләреннән артык канәгать булмаган спортчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз