Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама спортчысы чаңгы ярышлары буенча чемпионатда ике алтын медаль яулады
Анда 15 субъекттан 500дән артык иң көчле чаңгычы катнашты.
(Түбән Кама, 28 гыйнвар, "Татар-информ"). Түбәнкамалы Диләрә Сабирҗанова чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионатында ике алтын медаль яулады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.
Зәйдә чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Анда 15 субъекттан 500дән артык иң көчле чаңгычы катнашты. Алар арасында Түбән Кама чаңгычысы Диләрә Сабирҗанова да бар.
Ярышларның йомгаклау көнендә эстафета үтте. Чаңгычылар, гадәттәгечә, 4 этапта узыштылар: команданың беренче ике катнашучысы – классик стильдә, калган икесе - ирекле стильдә. 3 чакрымга узышларда "Нефтехимик" спорт клубы вәкиле өченче булып старт алды һәм бу этапта иң яхшы нәтиҗә күрсәтте (09.50 мин).
Эстафетада «Нефтехимик"ның тагын ике спортчысы - Эльмира Гаянова һәм Алинә Заһировалар да катнашты. Эльмира командасы - 3 нче, ә Алинәнеке 4 нче урын яулады.
Чемпионат нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Диләрә Сабирҗанова 10 чакрымга узышуда һәм эстафета ярышларында алтын медальләр яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз