news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама спортчылары киокусинкай буенча илкүләм ярышларда 28 медаль алган

Түбән Кама спортчылары өченче урынны алды.

Түбән Кама спортчылары киокусинкай буенча илкүләм ярышларда 28 медаль алган
tat.e-nkama.ru/

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Кама Аланында киокусинкай буенча бөтенроссия турниры үткәрелде. Түбән Кама спортчылары 28 медаль алган.  Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. 

Ярышларга Россиянең 15 шәһәреннән 475 спортчы килгән иде. Тәҗрибәле көрәшчеләр белән беррәттән яшь спортчылар да чыгыш ясады.

Нәтиҗәдә, беренче урынны - Әлки районы, икенче урынны - Казан, өченче урынны Түбән Кама спортчылары алды. Алар 6 алтын, 9 көмеш һәм 13 бронза медаль яулады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot