Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама спортчылары җиңел атлетика буенча чемпионатта алтын медаль яулады
Алар 6 алтын, 1 көмеш һәм 1 бронза медаль алды.
(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). "Түбән Кама нефтехим" компаниясе командасы җиңел атлетика буенча Татарстан чемпионатында беренче урын яулады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Алар йөгерү, сикерү һәм эстафета ярышларында көч сынашты. Нефтехимикларга 8 иң көчле команда – автотранспорт һәм юл хуҗалыгы, агросәнәгать комплексы, машина төзелеше, оборона һәм сәнәгатьнең башка тармаклары предприятиеләре вәкилләре көндәшлек итте.
Тренер Геннадий Сандимиров җитәкчелегендә җиңү яулаган чемпионнар исемлеге белән танышырга була. Гомумән алганда, түбәнкамалылар 6 алтын, 1 көмеш һәм 1 бронза медаль яуладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз