news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама социаль-икътисади үсештә уңышка ирешкән моношәһәрләр унлыгына керде

Шулай ук Чаллы, Тольятти, Первомайский, Губкин, Күмертау, Череповец, Костомукша, Невиномысск һәм Тутаев шәһәрләре — иң яхшылар рәтендә.

Түбән Кама социаль-икътисади үсештә уңышка ирешкән моношәһәрләр унлыгына керде
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 17 еоябрь, «Татар-информ»). Бүген, 17 ноябрьдә, Моношәһәрләрне үстерү фонды 2019 елда моношәһәрләр эшчәнлегенә онлайн-форматта  йомгак ясады. Беренче унлыкка узган ел социаль-икътисади үсештә югары дәрәҗәгә ирешкән шәһәрләр керде. Алар арасында Түбән Кама да бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Шулай ук Чаллы, Тольятти, Первомайский, Губкин, Күмертау, Череповец, Костомукша, Невиномысск һәм Тутаев шәһәрләре — иң яхшылар рәтендә.

Моношәһәрләр фонды генераль директоры Ирина Макеева Түбән Каманы уңышы белән котлады һәм нефть химиясе сәнәгате башкаласының инвесторларны җәлеп итү үзәге булуын билгеләп үтте.

«Түбән Камада 2019 елда моношәһәрдә яшәүчеләрнең икътисадый хәлгә мөнәсәбәте яхшырды һәм КУЭ өлкәсендә эшмәкәрлек активлыгы артты», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot