Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Түбән Кама Шин” ААҖ икенче мәртәбә “Россия сыйфаты” программасы дипломына лаек булды
“Түбән Кама Шин” ААҖ икенче мәртәбә “Россия сыйфаты” программасы дипломына лаек булды
(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Бөтенроссия сыйфат оешмасы президенты Геннадий Ворониннан хат килде. Хатта 2007 елның 3 июлендә Дәүләт Думасында Бөтенроссия сыйфат оешмасы, РФ Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт, эшкуарлык һәм туристлык комитеты, “Бердәм Россия” партиясе сәнәгать сәясәте комиссиясенең “Россия сыйфаты” программасының яңа дипломантларын, Ауропа менеджмент сыйфаты фонды сертификатлары ияләрен һәм “Россиянең сыйфат лидеры” конкурсы лауреатларын тантаналы төстә тәкъдир итүе хакында сүз бара.
“Түбән Кама Шин” ачык акционерлык җәмгыяте продукциянең яңа төре өчен “Россия сыйфаты” программасы дипломына икенче мәртәбә лаек булды. Программа дипломантлары арасында шулай ук Татарстан Республикасының “Күмәч-кондитер комбинаты” ААҖ, Казанның “Органик синтез” ААҖ, “Сантехприбор” ААҖ, “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе” федераль дәүләт унитар предприятиесе бар, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз