news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама шагыйрәсе 15 минутта шигырь язган һәм “Тылсымлы каләм” бәйгесендә җиңгән

Бәйгедә катнашучыларга билгеле темага 15 минутта ике дүртюллык язарга кушканнар.

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Түбән Кама шагыйрәсе Гөләндәм Галиева Чаллыда Үзәк китапханәдә узган “Тылсымлы каләм – Волшебное перо” төбәк әдәби бәйгесендә җиңгән. Бу турыда Татарстанның Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә катнашучыларга билгеле темага 15 минутта ике дүртюллык язарга кушканнар.

Гөләндәм Галиева балачактан шигърият белән кызыксына, бишенче сыйныфтан шигырьләр яза. Хәзер ул җирле газетада татар редакциясе мөхәррире булып эшли.
Бәйге финалына бөтен Татарстаннан 35 кеше эләккән.

Түбән Кама балалар бакчасы методисты Нурзия Мирхазова “Проза” номинациясендә җиңгән. Укучылар Азат Апаяров, Алинә Галиуллина һәм Мәликә Усманова мактаулы урыннарны алганнар.

“Татар-информ” узган айда шагыйрәнең “Күңел тәлгәшләре” дигән икенче шигырьләр җыентыгы чыгуын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot