Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама шәһәрендә туачак 150 меңенче сабыйга фатир бүләк итәчәкләр
“150 меңенче бала” проекты былтыр 30 ноябрьдә башланган иде.
(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”). Быел 22 сентябрьдә Түбән Кама шәһәренең 50 еллык юбилее бәйрәм ителәчәк. Шул уңайдан шәһәрдә туачак 150 меңенче сабыйның гаиләсенә фатир бүләк ителәчәк. Бу хакта муниципатитетның e-nkama.ru рәсми сайтында мәгълүмат бар.
“150 меңенче бала” проекты былтыр 30 ноябрьдә рәсми башланып, 8 сентябрь белешмәсе буенча, 2304 сабый дөньяга килгән. Шәһәр оешканнан бирле барлыгы 149 мең 597 түбәнкамалы туган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз