news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама шәһәрендә мөселманнарны таравих намазыннан егермегә якын машина алып кайта

Мондый тәкъдим белән мәчетнең имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин чыккан

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәрендә мөселманнарны Рамазан аенда укыла торган намаздан соң мәчеттән егермегә якын машина алып кайта. Мондый тәкъдим белән мәчетнең имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин чыккан.

Таравих намазы ярты төнгә кадәр дәвам иткәч, кешеләргә өйләренә кайту җайсызрак. Шулай итеп, йөзләп кеше көн саен намаздан өйләренә машинада кайта. Өлкән яшьтәгеләрне намазга алып та киләләр, дип хәбәр итә Түбән Кама телерадиокомпаниясе.

news_right_1
news_right_2
news_bot