news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Түбән Кама шәһәрендәге урамнарның берсенә Бөек Ватан сугышы ветераны исеме бирелде
Дан орденының тулы кавалеры Рифкать Гайнуллин исемендәге урам шәһәрнең яңа төзелешләр алып барыла торган районында урнашкан
Скопировать ссылку
(Түбән Кама, 3 февраль, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада легендар якташлары, Дан орденының тулы кавалеры Рифкать Гайнуллин исемен мәңгеләштерделәр.
Күптән түгел генә яңа йортлар калкып чыккан 34 нче микрорайондагы урамга аның исеме бирелде. “Мондый карар узган елның сентябрь аенда ук кабул ителгән иде. Шәһәр һәм районның күп кенә оешмалары урамга Бөек Ватан сугышы ветеранының исемен бирү үтенече белән чыкты”, – дип сөйләде Түбән Каманың баш архитекторы Фирдәвес Ханов.
Кешеләр әлегә күчеп килмәгән күп катлы яңа йортларга легендар ветеранның исеме язылган табличкалар урнаштырылган инде. Якын көннәрдә шәһәрдә Рифкать Гайнуллин музее ачылачак. Аның экспозицияләре кадет мәктәбендә урнашыр дип көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot