Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама шәһәренә керү юлын эшләүгә 325 млн сум күләмендә акча күчереләчәк
Юлның төзекләндереләчәк урыны 5,25 км араны тәшкил итә.
(Казан, 29 май, "Татар-информ"). Россия Икътисадый үсеш министрлыгының күзәтү советы Чистай ягыннан Түбән Кама шәһәренә керү юлын капиталь төзекләндерүгә 325 млн сум акча бирүне хуплады. Бу хакта Инстаграм сәхифәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев хәбәр итте, диелгән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.
Юлның төзекләндереләчәк урыны 5,25 км араны тәшкил итә. Ул "Пионер" индустриаль паркына кадәр дәвам итә. Район җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама мэры әлеге участокта юл эшләренең актуальлеген әйтте.
"Проект безнең өчен бик мөһим һәм әһәмиятле, - диде Айдар Метшин. - Без быел әлеге юлны нормага китерү, беренче катламны ябу буенча эшләр башкарырбыз дип өметләнәбез".
Түбәнкамалылар өчен бу - көтеп алынган ремонт, чөнки юлның начар хәлдә булуы машина йөртүчеләргә уңайсызлыклар тудыра. к
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз