Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама шәһәре "Закон территориясе” республика конкурсында икенче урын яулады
Конкурсның максаты – җәмгыятьнең иминлеген һәм яшьләрне хокукый тәрбияләүне тәэмин итүгә өлеш керткән җитәкчеләрне бүләкләү.
(Казан, 22 июль, "Татар-информ"). Түбән Кама "Закон территориясе” республика конкурсында ике бүләккә ия булды. Җиңүчеләрне Татарстан Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һ. б. котлады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Айдар Метшин "Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә өлеш керткән өчен” номинациясендә икенче урынга лаек булды. Беренче урында - Яр Чаллы, өченчедә - Лениногорск.
“Хосукый сак оешмаларын җәлеп итеп, җәмәгать тәртибен саклауга өлеш керткән өчен” номинациясендә Түбән Каманың “Щит-НК” хосусый сак предприятиесе директоры Илгиз Сафин өченче урын яулады.
“Закон территориясе” республика конкурсы ТР Эчке эшләр министрлыгы тәкъдиме белән 2007 елдан уздырыла. Конкурсның максаты – җәмгыятьнең иминлеген һәм яшьләрне хокукый тәрбияләүне тәэмин итүгә өлеш керткән муниципаль берәмлек башлыкларын, предприятие, оешма, уку йортлары җитәкчеләрен һәм гражданнарны бүләкләү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз