Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама шәһәре мэры беренче төзүчеләр каберләренә чәчәкләр салды
Түбән Кама үзенең 55 еллыгын билгеләп үтте
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 22 сентябрьдә, Түбән Кама үзенең 55 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәм тантаналары митингтан һәм Николай Лемаев бюстына чәчәкләр салудан башланды.
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, легендар төзүче һәм химкомбинатның генераль директоры Николай Лемаев шәһәрне торгызу һәм үстерү өчен күп эш башкарган, аның җитәкчелегендә күп кенә мәдәни, мәгариф һәм социаль объектлар төзелгән.
Митингта Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, предприятие җитәкчеләре, ветераннар, беренче төзүчеләр, шулай ук шәһәр яшьләре катнашты.
«Бүген шәһәребездә уза торган юбилей чаралары көнендә бу — әһәмиятле вакыйга, Николай Лемаев һәм аның теләктәшләре хезмәтенә хөрмәт күрсәтү, — дип билгеләп үтте Айдар Метшин. — Бу — шәһәребезне чикләре булмаган кала, матур, икътисади яктан алга киткән, кешеләр тормышы өчен уңайлы итеп төзегән ветераннарыбыз буыны хәтеренә лаеклы һәм дөрес адымнар, һәм монда Николай Лемаевның һәм аның көрәштәшләренең өлеше зур. Беренче төзүчеләребез салган истәлек һәм традицияләр өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле нефтехимиклар».
Түбән Каманың туган көнендә Айдар Метшин шәһәр зиратындагы мактаулы гражданнар аллеясендә дә булды. Шәһәр җитәкчеләре беренче төзүчеләрне искә алды, аларның каберләренә чәчәкләр салды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз