Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама шәһәре һәм Кама Аланы бистәсе Татарстандагы иң төзек торак пунктлар дип табылды
Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» бәйгесенең нәтиҗәләре белән таныштырды.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәре һәм шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәсе Татарстанның иң төзек торак пунктлары дип табылды. Бу хакта Түбән Кама районы хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» бәйгесенең нәтиҗәләре белән таныштырды.
- Әлеге конкурс 2006 елдан башлап ел саен үткәрелә. Төрле елларда Әлмәт, Чаллы, Чистай һәм республиканың төрле шәһәрләре аның җиңүчеләре булды. Җиңүчеләргә үзләренең торак пунктын үстерү өчен акчалата грант тапшырыла.
Бәйгегә нәтиҗә ясаганда конкурс комиссиясе тарафыннан торак пунктны төзекләндерү буенча хисап чорында үткәрелгән иң әһәмиятле чаралар, тарихи-мәдәни һәм табигый мирасны саклау, юридик һәм физик затларның торак пунктны тәртипкә китерү чараларында катнашуы, шулай ук төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча дәүләт статистика хисабы мәгълүматлары исәпкә алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз