Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама Шәһәр көненә әзерләнә
Татарстанның иң яшь шәһәрләреннән берсе бу шимбәдә туган көнен билгеләп үтәчәк
(Түбән Кама, 25 август, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Камага 44 ел тула. Шәһәрнең туган көнен калада яшәүчеләр һәм күпсанлы кунаклар бу шимбәдә билгеләп үтәчәк.
Быел әлеге истәлекле датага багышланган бәйрәм чаралары Лемаев скверындагы мәйданда узачак. Бу көнне, иртәнге сәгать 11 дән башлап, “Җәлил” кинотеатры һәм Халык иҗаты йорты янында концерт мәйданчыклары эшләячәк, шәһәр һәм районның иң яхшы иҗат коллективлары бәйрәм кунакларының күңелен ачачак.
Бәйрәмне оештыручылар яшь түбәнкамалыларга аерым урын биргән – 11.00 – 14.00 сәгатьләрдә зур фонтан янында алар өчен балалар мәйданчыгы оештырыла. Иртәнге сәгать 10 нан Лемаев скверында бәйрәм сәүдәсе башланып китәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз