Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама сабыйлары үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте
Түбән Кама сабыйлары үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте
(Түбән Кама, 23 май, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада иң сәләтле сабыйлар 72нче балалар бакчасында тәрбияләнә. Бүген мәктәпкәчә яшьтәге балалар “Без бу җиргә игелек кылыр өчен килдек!” дигән шәһәркүләм фестивальнең Гран-приена лаек булды.
Түбән Камадагы барлык балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашындагы финал концерты Халык иҗаты йорты сәхнәсендә узды. 1,5 мең малай һәм кыз җырлау, шигырь уку һәм биюдә үз осталыкларын күрсәтте. Аларның берсе дә бүләксез калмады. Финалга чыгучылар һәм Гран-прига лаек булучыларга көнкүреш техникасы һәм компьютерлар тапшырылса, балалар иҗат фестивалендә катнашучыларның калганнарына Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин исеменнән китаплар бүләк иттеләр. Моннан тыш, гала-концерт барышында Халык иҗаты йорты фойесында хәйрия ярминкәсе дә оештырылды. Анда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үз куллары белән эшләгән вак-төяк әйберләр куелган иде.
Аларны сатудан кергән барлык акча Түбән Каманың 26нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен тыңлау аппаратлары сатып алуга тотылачак. Фестивальне оештыручылар билетлар сатудан җыелган акчаны да әлеге максатка юнәлдерергә ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз