news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама Сабан туе ачылышында ике мең ярымнан артык артист катнашкан

Бәйрәмдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырылган, мактаулы исемнәр бирелгән.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Түбән Кама мәйданында халык күңел ачулары ахырына якынлаша. Бүген җырчы Мәликә репетуарында рус, татар, башкорт, үзбәк, төрек һәм инглиз телендә җырлар яңгырады. Түбән Камалыларга үз җырларын шулай ук Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты , “Татар җыры” бәйгесендә 15 Алтын барс иясе Хәния Фәрхи бүләк итә, дип хәбәр яза Түбән Кама районының матбугат хезмәте.

Бәйрәм кунакларына театральләшкән пролог – бер сәгатькә якын барган тамаша тәкъдим ителде. Биредә быел ике мең ярым артист җәлеп ителгән.

Бәйрәмнең мактаулы кунаклары Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшинга түбәтәй һәм чигелгән сөлге бүләк иттеләр.

Сабан туеның төп геройлары тракторчы, комбайнчы, механизаторлар, терлекчеләр һәм башка авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә бүләксез калмады. Аларга дәүләт бүләкләре тапшырылды, мактаулы исемнәр бирелде.

Түбән Камада милли көрәш буенча төп Батыр исемен Марат Мөхәммәтҗанов алды, дип хәбәр итә Түбән Кама районы матбугат хезмәте.
Бу югары исемгә ул инде җиденче тапкыр рәттән ия булган. Тәкәдән тыш, Батырга Лада Гранта автомобиле бүләк ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot