news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе илкүләм бәйгедә җиңү яулады

Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе вазыйфасында ул 2015 елдан бирле эшли.

Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе илкүләм бәйгедә җиңү яулады
tat.e-nkama.ru

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова "Дәүләт һәм муниципаль идарәдә ел менеджеры – 2018" XXII Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе итеп танылды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә, Россия фәннәр академиясендә узды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы сайтында хәбәр ителә. 

"Ел менеджеры" конкурсы 20 ел дәвамында үткәрелә. Шул вакыт эчендә анда 10 меңнән артык белгеч - төрле җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, коммерциягә карамаган оешма вәкилләре һ.б. катнашкан. Конкурсның максаты - идарә нәтиҗәлелеген арттыру, иң уңышлы менеджер практикасын билгеләү.

Конкурс сынаулары барышында катнашучыларның төбәкләр һәм тулаем ил икътисады үсешенә керткән өлеше һәрьяклап өйрәнелә, эшкуарлык һәм идарә итү практикасындагы уңышлары турында белешмәләр җыю үткәрелә. Шуннан соң жюри конкурсантларның казанышларына дәлилле бәя чыгара.

Венера Рәхимова хезмәт юлын терапевт буларак башлады, соңрак гомуми практика табибы булып эшләде, 2006 елдан - бүлек мөдире, соңрак сырхауханә мөдире итеп билгеләнде. Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе вазыйфасында ул 2015 елдан бирле эшли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot