news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама сәүдә үзәгеннән 50 кеше эвакуацияләнгән

Янгын сигнализациясе комплексның өченче катында кыска ялганыш аркасында эшләп киткән.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Түбән Кама сәүдә үзәгендә янгын сигнализациясе эшләп китү җитди нәтиҗәләрдән котылырга мөмкинлек биргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген иртән 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына «Сити Центр»да янгын сигнализациясе эшли башлавы турында хәбәр килде. Урынга Түбән Кама янгын сүндерүчеләре чыкты», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Кием кибетенең өченче катында лампаның кыска ялганышы ачыклана. Сәүдә үзәгеннән 50 кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән. Беркем дә зыян күрмәде, янгын булмады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot