Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама Россиянең дустанә егерме шәһәре исемлегенә кергән
Түбән Кама исемлектә 7,8 балл белән Татарстанның барлык шәһәрләрен узып киткән.
(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама Россиянең дустанә егерме шәһәре исемлегенә кергән. Бу турыда Domofond.ru порталы сораштыруы нәтиҗәләренә сылтама белән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.
Белгечләр 200 шәһәрдә сораштыру үткәргән, катнашучылар "Минем күршеләрем, нигездә, дустанә һәм әдәпле" гыйбарәсен 1-10 шкаласы буенча бәяләгәннәр. Тикшеренүдә барлыгы 90 мең кеше катнашкан.
Түбән Кама исемлектә 7,8 балл белән Татарстанның барлык шәһәрләрен узып киткән һәм 13 нче урынны алган. Казан (7,4 балл) миллионнан артык халык яшәүче шәһәрләр арасында 60 нчы урында тора. Яр Чаллы - 74 нче, Әлмәт - 90 нчы урында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз