news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Түбән Кама районының Минькино авылында мунча һәм лапас янган
Йорт хуҗалары бу көнне шәһәргә кайтып киткән булган.
Скопировать ссылку
(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", "Туган як"). Түбән Кама районының Минькино авылында мунча һәм лапас янган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Беренче булып, төтенне күршеләр күреп алган һәм янгын сүндерүчеләрне чакырткан.
Йорт хуҗалары бу көнне шәһәргә кайтып киткәннәр. Каза турында аларга күршеләре хәбәр иткән. Мунча һәм лапас бер ел элек кенә төзелгән. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җиткәнгә, ялкын йортка күчмәгән.
Утның ничек чыгуын йорт хуҗалары белми. Үзләре әйтүенчә, шәһәргә киткәндә, алар электр җиһазларын һәрчак сүндерә торган булганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot