news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районының иң яхшы комбайнчысын бүләкләделәр

Түбән Кама районының иң яхшы комбайнчысына күчмә кубокка һәм акчалата премиягә кабат Алексей Калеев ия булды, ул 1 410 тонна ашлык суктырган.

Түбән Кама районының иң яхшы комбайнчысын бүләкләделәр
agro.tatarstan.ru

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Түбән Кама районында район җитәкчелеге Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә урып-җыю эшләренең барышын бәяләде һәм бу атнадагы иң яхшы комбайнчыларны бүләкләделәр.  Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Түбән Кама районының иң яхшы комбайнчысына күчмә кубокка һәм акчалата премиягә кабат Алексей Калеев ия булды, ул 1 410 тонна ашлык суктырган. Үзенең туган көнен дә ул, гадәттәгечә, комбайн руле артында уздыра. Узган ел да ул иң яхшы комбайнчы дип танылган иде, хәтта республика дәрәҗәсендә, 50 мең премия алды. Икенче урынга Илгиз Рәхимов чыкты, өченче премиягә Сергей Поглев ия булды.

«Мин үзем Зәй районыннан, - ди җиңүче. – Комбайнчы булып 7 ел эшлим инде. Узган ел урак ахырына кадәр кубок атна саен  миндә калды. Минем һөнәремнең сере юк, бары тик эшләргә генә кирәк. Кыенлыклардан … бердәнбер нәрсә – һава торышының начар булуы яисә машина ватылу, ул чакта инде эш туктала. Үз эшемне яратам, һәрчак хәрәкәттә».

Комбайнчылар өчен тагын бер стимул бар – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы иң күп чаптырылган мәйдан һәм иң күп суктырылган ашлык күләме буенча 500 җиңүчене билгеләячәк. Уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум премия белән бүләкләнәчәк, аларны 4 комбайн төркемнәре буенча билгеләячәкләр. 60 мең сум күләмендәге премияләрне шулай ук иң күп мәйданда иген урдыру күләмнәре буенча 20 механизатор алачак. Конкурс йомгаклары буенча шулай ук районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 35әр мең сум күләмендә премия алачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, Түбән Кама районында 23 августка 10,5 мең га мәйданда ашлык суктырылган, бу барлык мәйданның 47 процентын тәшкил итә, 36,6 мең тонна ашлык җыелган. Бер гектардан уртача уңыш 35 центнер тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100