Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районындагы рәсми булмаган чүплектә янгынны сүндергәннәр
Пыскып ятучы калдыклар мәйданы 6 мең квадрат метр тәшкил иткән.
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Түбән Кама районында янгын сүндерүчеләр законсыз оештырылган каты көнкүреш калдыклары чүплегендәге янгынны сүндергән. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына РФ Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының РТ буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бүген 11.45 сәгатьтә республиканың Түбән Кама районы Прости авылы янында полигонда каты җитештерү калдыклары янгынын тулысынча сүндерү турында мәгълүмат килгән.
“Татар-информ” агентлыгы узган җомгада 16.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Прости авылыннан 2 чакрым ераклыкта урнашкан чүплек януы турында хәбәр иткән иде.
Чүплекне туфрак белән күмү буенча төркем оештырылды.
Пыскып яткан чүп-чарны сүндерү өчен, “Түбән Кама шәһәрен төзекләндерүче комплекслы предприятие” МУП һәм “Татавтодор” 3 бульдозер, 10 үзбушаткыч, 3 төягеч, 2 экскаватор һәм 2 су ташучы машина бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз