news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районында юл–транспорт һәлакәтендә 3 җәяүле зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәтләре кичә кич теркәлгән, ике кыз һәм бер ир-ат зыян күргән

(Түбән Кама, 3 декабрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Кама районында кичә кич юл-транспорт һәлакәтендә ике җәяүле зыян күрүе теркәлгән.
Беренче юл-транспорт һәлакәте шәһәрдә булган. “ВАЗ-2105” автомобиле берьюлы ике кызны бәрдергән. Зыян күрүчеләр күп санлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Хәзерге вакытта табиблар бер кызны өенә чыгарган, ә икенчесе хастаханәдә калган. Түбән Каманың ЮХИДИнең пропаганда бүлеге хәбәр итүенчә, бу юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуда “Жигули” машинасының йөртүчесе гаепле.
Икенче һәлакәт Кама Аланында узган кичтә теркәлгән. Анда җиңел машина кинәт юлга йөгереп чыккан өлкән яшьтәге ир-атны бәрдергән. Зыян күрүче җиңелчә җәрәхәтләр алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100