Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районында югалган балыкчыны эзлиләр
Елга ярында мотоцикл, резина көймә һәм югалган кешенең шәхси әйберләре табылган.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Түбән Кама районында балык тотарга киткәннән соң югалган 40 яшьлек ир-атны коткаручылар эзли. Бу хакта һәлакәт булган урыннан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты хәбәр итте.
«Билгеле булганча, кичә 40 яшьлек ир-ат балык тотарга киткән һәм бүтән күренмәгән. Соңгы тапкыр аны сишәмбе, 5 ноябрьдә, көндезге сәгать икеләрдә күргәннәр. Поповка авылы янындагы елга ярында мотоциклы, өреп кабартылган көймә һәм әлеге кешенең шәхси әйберләре табылды», - дип сөйләде агентлыкның үз хәбәрчесе.

Хәзер урында 6нчы зона-коткару хезмәткәрләре эшли. Балыкчыны эзләү дәвам итә. Ир-атның батып үлү ихтималы да юк түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз