news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районында яше 90нан узган 537 кешене өйләрендә котлаячаклар

Төбәктә өлкәннәр өчен бу көннәрдә барлыгы 130 чара уздырыла.

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Быел 26нчы мәртәбә ил Өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Аеруча җылы, якты бәйрәм бу. Чөнки бу көнне өлкәннәргә аерым ихтирам күрсәтелә. Икенче яктан, өлкәннәр тормыш-көнкүрешендәге проблемаларга игътибар бирелә, дип яза Түбән Кама районының “Туган як” газетасы.

Татарстанның демографик торышыннан күренгәнчә, өлкәннәр саны арта бара. Россия буенча да шундый ук хәл. Соңгы биш елда гына да пенсионерлар саны 6,7 мең кешегә арткан. Бүген Түбән Кама районында 67 меңнән артык кеше картлык буенча пенсия ала. Бу халыкның 24,5 процентын тәшкил итә дигән сүз.
Өлкәннәрнең төп кереме - пенсия. Аңа даими рәвештә индексация ясала. Шуңа да карамастан, пенсионерларның 50 процентка якыны эшләргә мәҗбүр. 1 сентябрьгә Түбән Камада уртача пенсия күләме 12 мең 481 сум тәшкил итә.

120 меңнән артык кешегә төрле социаль ярдәм күрсәтелә. Ай саен, нинди категориягә керүенә бәйле рәвештә, пенсиягә 300 сумнан алып 6,5 мең сумга кадәр өстәмә бирелә. Моннан тыш, матди яктан кыенлык кичергән пенсионерларга торак-коммуналь хезмәтләре һәм җылылык өчен дәүләт субсидиясе бар. Агымдагы елда 32 кешегә республика бюджетыннан 143 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелгән. Шуларга тагын бакчачылык ширкәтләренә йөри торган автобус хезмәтенең түләүсез булуын, шәһәр һәм Кама Аланының социаль ашханәләрендә ярдәмгә аеруча мохтаҗларны бушлай ашатуны да өстәргә кирәк.

Сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту юнәлешендә дә эш дәвам итә. Хәзерге вакытта 4 ветеран бу ярдәмгә мохтаҗ.

Тагын берничә сан. 720 кешегә өйләрендә социаль ярдәм күрсәтелә. Онкология һәм башка катлаулы чирләр белән авыручылар соравы буенча «Милосердие» үзәгендә ярдәмчеләр (сиделка) хезмәте оештырылды. Бүген аннан 10 кеше файдалана икән. Моннан тыш, бу эшкә өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар җәлеп ителә.

Агымдагы елның февраль аенда «Өлкән кеше куркынычсызлыгы мәктәбе» эшли башлады. Социаль хезмәткәрләр пенсионерларның өйләренә барып, алар белән аңлату эшләре алып бара, юридик белешмәләр, дарулар, көнкүрештә килеп чыгарга мөмкин булган башка куркынычсызлык мәсьәләләрен яктырткан буклетлар тараталар. Янгын сагы хезмәткәрләре дә ялгыз һәм 80 яшьтән узган өлкәннәрнең яшәү шартлары белән таныша. Мобиль социаль хезмәте күрсәтү дә үзен аклый: 300дән артык кешегә планлы һәм ашыгыч ярдәм күрсәтелгән, 4 гражданга картлар йортына, адаптация үзәкләренә урнаштыруда документларын рәсмиләштерүгә булышканнар.

2017 елда тагын бер проект гамәлгә кертелә. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән бу проект «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» дип атала. Ул, нигездә, картлар йортларында, интернатларда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту максаты белән төзелгән. Үз-үзләрен карый алмаган пенсионерларны опекага алган гаиләләргә «Милосердие» үзәге белән төзелгән килешү нигезендә, ай саен 4-8 мең күләмендә (группасына бәйле рәвештә) акча түләнә. Шунысы да бар: опекун хезмәткә яраклы һәм бер тапкыр да хөкемгә тартылмаган булырга тиеш. Шулай ук торак шартлары яхшы булу һәм тәрбиягә алган кеше белән туганлык мөнәсәбәтләрендә тормавы да шарт.

Бер уңайдан әйтеп китик: әлеге үзәктә өлкәннәр тернәкләндерү курслары уза. Быел, мәсәлән, 448 кешегә юллама бирелгән, шуның 76сы башка районнардан килгән кешеләр.

Өлкәннәргә социаль ярдәм күрсәтүнең дә яңа алымнары кулланышка кертелә. Шуларның берсе – «Өйдәге санаторий». Бу хезмәт өйләреннән чыгып йөри һәм үз-үзләрен карый алмаучылар өчен өештырыла. «Хатирәләр музее», «Табиб-хезмәт», «Караоке клубы» исә өлкәннәр һәм инвалидларның тормышка карашын, психологик хәлен яхшыртырга, эчке потенциалын һәм иҗати мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә. «Сүзләр бакчасы» программасы инсульт кичереп, авырлык белән сөйләшүчеләргә логопед хезмәте күрсәтү юнәлешендә эшли.

«Өченче буын университеты» да түбәнкамалылар арасында популярлык казанды. Компьютерда эшләргә өйрәнергә теләүчеләр аеруча күп икән. Шулай ук ландшафт дизайны, хокук, психилогия өлкәсенә кагылышлы курсларга теләп йөри пенсионерлар. Быел 7 программа буенча 38 төркем оештыру планлаштырылган. Шуның өчесе яңа: иҗади үсеш, инглиз теле һәм татар теле һәм мәдәнияте.

Һәм соңгысы. Һәр елны Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган чараларда шәһәрнең барлык оешма-предприятиеләре катнаша һәм аларга саллы гына чыгымнар китә. Быел район буенча 130 чара уздырыла. Районда яше 90нан узган 537 кеше яши. Бу көнне аларны өйләрендә котлаячаклар. Шәһәр чәчтарашханәләрендә 30 сентябрь һәм 1 октябрьдә пенсионерларга ташламалы бәяләрдән хезмәт күрсәтелә. Мунчада да өч көн дәвамында льготалар каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100