news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районында янгында үлүчеләр булган

Бер очракта үлгән кешенең шәхесе ачыкланмаган

(Түбән Кама, 10 ноябрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Узган тәүлектә Түбән Кама районында янгында 2 кеше үлгән.
Фаҗигале хәл Смыловка авылында булган, анда торак йорт янган. Һәлакәт урынына килгән янгын сүндерүчеләр ир-атның үле гәүдәсен табып алган. Ул йорт хуҗасының 47 яшьлек туганы булган. Якынча мәгълүматлар буенча янгын чыгуның сәбәбе исерек килеш тәмәке тарту булган.
Икенче җитди янгын очрагы “Кошчылык” бакча ширкәтендә теркәлгән. Анда бакча йортында янгын чыккан. Шулай ук янгын сүндерүчеләр кеше җәсәденә тап булган. Аның ир-ат яки хатын-кызмы, ни сәбәпле үлгән икәнлеген тикшерү ачыклаячак. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклау эшләре бара.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100