Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районында янгында 81 яшьлек әби үлгән
Шәңгәлче авылында бер катлы кирпеч йортта янгын чыккан.
(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Түбән Кама районының Шәңгәлче авылында чыккан янгында өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фаҗига кичә кич Мәктәп урамындагы бер катлы кирпеч йортта чыккан. Янгын сүндерергә беренче булып авылдагы янгын сүндерү командасы килгән. Күршеләр янгын чыккан йортта кешеләр булу ихтималын әйткән. Янгын коридорның ике квадрат метр мәйданында булган. Шундагы комод януы ачыкланган. Ут өйне ялмап алу куркынычы булган.
Янгын сүндерүчеләр 81 яшьлек әбинең мәетен табып алган. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут белән сак эш итмәүдән килеп чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз